Узган төндә Россиядә дошманның 258 пилотсыз очкычы юк ителгән
Узган төндә Россия төбәкләрендә Украинаның 258 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төн дәвамында һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Воронеж, Волгоград, Пенза, Ростов, Тамбов өлкәләре, Краснодар крае, Кырым һәм Адыгея республикалары территорияләрендә, Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә Украинаның самолет тибындагы 258 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде», – диелә хәбәрдә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев