Тукай үзәк район хастаханәсендә Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты узды
Бәйрәм кысаларында район мәдәният бүлеге иҗат коллективлары табиблар һәм медицина персоналы өчен матур программа тәкъдим итте.
Тантаналы атмосферада тармакның иң яхшы белгечләрен югары һөнәри осталыклары һәм үз эшенә тугрылыклары өчен Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Мактаулы бүләкләрне Тукай районы Советы аппараты җитәкчесе Айрат Габдуллин һәм Тукай үзәк район хастаханәсе баш табибы Розалия Лымарь тапшырды.
Район артистлары әзерләгән әлеге бәйрәм программасы медицина хезмәткәрләренә күтәренке кәеф һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев