Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районында авыл җыеннары: Биклән халкы белән җитәкчеләр диалогы

Авыл җирлегендә иң еш бирелә торган сораулар: юл мәсьәләсе, сукбай этләр, авылга керә торган юлдан үткән зур йөк машиналарының юлны бетерүе, күп балалаы гаиләләргә бирелгән участокларда су челтәре һәм урамнарда яктылык булдыру, - диде Мансур Сәхбиев.

Иң борчыганы: юл һәм инфраструктура

Бикләнлеләрнең бикләнәсе килми, шуңа да халыкны юл һәм авылның инфраструктура төзелеше мәсьәләләре борчый.

13 гыйнвар көнне Биклән авылы мәдәният йортында елдагыча авыл җыены булды. Җыенга район башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров һәм районның барлык идарә башлыклары килгән иде.

Җитәкчеләр һәм белгечләр дә бар иде, алар халык белән җыен башланганчы ук аралашты, аларны борчыган сорауларга җавап бирде.

Көн тәртибендә: 2025 елда башкарылган эш йомгаклары һәм 2026 елга куелган бурычлар иде. Бу турыда авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиевнең чыгышын тыңландык.

Авыл җирлегендә иң еш бирелә торган сораулар: юл мәсьәләсе, сукбай этләр, авылга керә торган юлдан үткән зур йөк машиналарының юлны бетерүе, күп балалаы гаиләләргә бирелгән участокларда су челтәре һәм урамнарда яктылык булдыру, - диде Мансур Сәхбиев.

Халыктан җыелган салым безнең җирлекнең киләчәген билгели, әмма бүгенге көндә әле кайберәүләр салымнарын түләмәгән, ул бүгенге көндә 598 мең сумны тәшкил итә. Юллар төзекләндерү программасы нигезендә авылның ике урамында 3 км озынлыкта асфальт салынды. Үзара салым җыю программасы нигезендә дә авыл җирлегендә күп эшләр башкарыла. Сабан туе мәйданын төзекләндерүгә нәкъ менә салымнан кергән һәм хөкүмәт биргән акчалар тотылды, диде Мансур Шакирҗан улы.

Махсус хәрби операциягә ярдәм дә тиешенчә оешырылды. Бүгенге көндә «Изгелек” волонтерлык төркеме ярдәме белән 647 сеть үрелде, изге күңелле авылдашлар ярдәме белән өч миллион сум акча җыелды. Бу акчаны хәрбиләр өчен кирәкяракка тоттык. Ел да бикләнлеләр Гошер садакасы дип үзләре үстергән җиләк-җимешләрдән өлеш чыгарып, хәрбиләр өчен коры аш ясый торган шәһәр волонтерлык оешмаларына илтеп тапшыра. Бу изге эшнең башында авылның имам-хатыйбы Мөдәфис хәзрәт тора. Мәчетебез авылыбыз күрке, ул төзекләндерелеп, авылны ямьләп, олысын-көчесен җомга көннәрендә, дини бәйрәмнәрдә үзенә җыя, - дип, барысын бәйнә-бәйнә аңлытты җитәкче үзенең чыгышында.

Аннары район башлыгы урынбасары Рөстәм Закировның чыгышын тыңландык. Ул район үсеше, алда торган планнар турында сөйләде. Махсус хәрби операциягә булышкан изге күңелле авыл халкына чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук халык алдында авылның участок инспекторы һәм дә идарә җитәкчеләре чыгыш ясадылар.

Халык биргән төп сораулар арасында, әлбәттә инде юл мәсьәләсе, авылның инфраструктура төзелеше мәсьәләләре иде.

Нигә зур йөк машиналарын авылга керә торган юл аша йөртүгә һаман да чик куелмый? Ел саен миллионнар чыгарып юл ремонтлаганчы, олы юлга куелган йөк машиналарын үлчәү рамкасын Бикләнгә кадәрле булган урынга күчерү отышлырак түгелме? дигән борчулы сорау белән чыкты авыл халкы. Чыннан да авыр йөк машиналарының үлчәү рамкаларыннан качып авылга төшә торган төп юл аша үтүе бөтен авыл халкын борчый. Алай гына да түгел, юл бозылу бер хәл, авуылга керә торган күпергә дә зыян килүе бар. Халык шуның өчен дә бик борчыла! Бикләнлеләрнең бикләнәсе килми! Түбән Кама ягына авылдан чыга торган юл җиңел машиналар үтә алмаслык дәрәҗәгә җитте, - диләр алар.

 

Авыл халкын борчыган икенче зур проблема - инфракструктура! Авыл үсә, басудан күп балалаы гаиләләргә бик күп җир участоклары бирелде, ә авылда юашка җирлекләрдәге кебек бернинди спорт, мәдәният сарайлары, мәктәп, балалар бакчалары төзү күздә тотылмый. Әгәр дә яңа төзелеп килә торган Биклән территориясендә спорт биналары, бассейннар, мәдәни биналар калкып чыкса халык җиң сызганып бирелгән участокларында бик тә теләп төзергә ябышыр, шушы җирлеккә ничек тә урнашырга теләр иде.

Авыл җыенында район җитәкчелеге исеменә тагын бер үтенеч-мөрәҗәгать яңгырады:

Бүгенге көндә буш элеккеге колхоз идарәсе бинасын авыл советы балансына күчерергә ярдәм итсәгез иде. Анда, яшьләр өчен фитнес клуб, музей һәм башка авыл халкы өчен мөһим түгәрәкләр ачар идек, диелде, авылдашыбыз Фирия Гарипова

чыгышында. Халык аның бу мөрәҗәгатен көчле алкышлар белән хуплады.

 

Әлбәттә тормыш булгач проблемалар бар һәм булачак! Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз киләчәге безнекеннән дә яхшырак булсын иде дигән теләктә таралышты халык бу җыеннан.

 

Рәзинә Сәетгәрәева, Биклән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев