Туган яктан кайнар сәлам: Иске Җирекле яшьләре солдатларга хат язды
Тукай районы яшьләре фронтка изге теләкләрен юллады.
«Яшь Гвардия» иҗтимагый яшьләр оешмасы активистлары СВО зонасындагы солдатларыбыз өчен чираттагы патриотик акция үткәрде. Иске Җирекле авылының яшь патриотлары хәрби хезмәттәге якташларына җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре язылган хатлар әзерләде.

Бүгенге авыр вакытта фронт сызыгындагы егетләребез өчен мондый хатлар — гади кәгазь кисәге генә түгел. Бу — туган якның кайнар сәламе, якыннарының күңел җылысы һәм рухи көч бирүче талисман. Яшьләр үз хатларында солдатларга ныклы сәламәтлек, какшамас ихтыяр көче һәм җиңү белән тизрәк өйләренә кайтуларын теләделәр.

«Без сезнең белән горурланабыз! Сез — безнең чын геройлар», — дип яза яшь гвардиячеләр.

Бу хатлар солдатларыбызның хәрби рухын күтәрүгә һәм җиңүгә булган ышанычларын ныгытуга зур өлеш кертәчәк, дип хәбәр итә Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәге директоры Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев