Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән зыян күргән йортта яшәүчеләрнең бер өлеше фатирларына кайтты
Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң вакытлыча пунктларга урнаштырылган кешеләр үз фатирларына кайтты, туганнары янына яки дачаларына китүчеләр дә бар. Вакытлыча урнаштыру пунктында хәзер беркем дә калмаган. Бу хакта ТАССка шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Алдан хәбәр ителгәнчә, кичә, 10 августта республика территориясенә пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Нәтиҗәдә 13 кеше, шул исәптән бер бала, һәлак булды. Зыян күргән 78 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, аларның 25е хастаханәгә озатылган. Татарстандагы сәнәгать һәм гражданлык объектларына һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгатылды. Ул Россия Җинаять кодексының 205нче маддәсе нигезендә тикшерелә.
Фото: Түбән Каманың Макстагы каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев