Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тормыш кыйммәтләре” темасына төркемле дәрес үткәрелде

“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта «Тормыш кыйммәтләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес рухи-әхлакый ориентирлар системасын формалаштыру юлы белән куркыныч булган тәртипне кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары-гомумкешелек кыйммәтләре турында күзаллауларны формалаштыру, үз кыйммәтләрең мәгънәсе өлкәсенә мөрәҗәгать итү өчен шартлар тудыру, матди кыйммәтләргә караганда рухи кыйммәтләрнең өстенлеген формалаштыру.

Төркемле дәрестә төрле категорияле гаиләләрдән 23 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес вакытында психолог “Кыйммәтләр төрләре”, “Тарих байлыклары”, “Төрле чор кыйммәтләре” дигән темага фикер алышты. “Кешесез утрау" һәм “Минем шәхси Герб кыйммәтләре» дигән темага практик күнегүләр үткәрелде.

Дәрес ахырында психолог үзеңне тормышка ашыру өчен кыйммәтләрнең үз иерархиясен төзү мөһимлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев