Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үтеп чыга алмастай киртәләр юк диләр – хак икән

Шушы көннәрдә Азнакай районы Алфёровка авылы җирлегендә спорт туризмы буенча Татарстан чемпионаты узды. Безнең районнан анда Виктор Белов җитәкчелегендәге команда катнашып, 11 команда арасыннан 3нче урынны алды. Командабыз составында Сосновый Бор поселогыннан Владимир Белов, Кирилл Нужин, Артём Селянин, Яңа поселогыннан Айрат Гәрәев, Айгөл Нуртдинова һәм мин – Иске Абдул авылыннан Лилия Минһаҗева булдык. 

Хозурланып туймас табигатьнең үтә дә матур почмагына барып урнаштык без. Тирә-ягыбызны әйләндереп алган каен агачларына күкләргә ашкан нарат урманы кушылып китә. Янәшәбездә генә инеш челтерәве ишетелә. Искиткеч матур...
Республикабызның төрле район-авылларыннан командалар килә башлады. Бер-бер артлы палаткалар калкып чыгып, кечкенә генә туристлар авылы пәйда булды. Палаткалар тирәсендә учак ягып җибәрдек, казан элеп куйдык, димәк, тиздән ботка пешәчәк. Шул турист боткасыннан да тәмле әйбер бар микән ул җир йөзендә? Рәхәт монда: кемдер учак янында «кайный», кемдер су алып килә, кемдер җайланмаларын тәртипкә китерә. Әйе, без монда болай гына килмәдек. Максатыбыз – каршылыкларны сынатмыйча үтеп, җиңеп кайту. Инде урнашып, бераз тамак ялгап алгач, үтәсе киртәләр белән танышып чыктык.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, ярыш турында языйм әле. Сынаулар башланды... Хәрәкәт итәргә уңайлы киемнәрне кидек, җилкәләрдә 20шәр метрлы ике бау, карабиннар, жумар, «сигезле», роликлар – барысы да әзер! Әнә анда ике агачка параллель баулар сузылган. Карап торышка җиңел генә тоелган бу этап зур җаваплылык таләп итә – ничек тә егылмыйча чыгарга, вакыт бара икәнен дә онытмаска кирәк бит әле. Киләсе каршылыкта – «сигезле» һәм баулар ярдәмендә авышлыктан төшәргә, аннары бер ярдан икенчесенә роликлар ярдәмендә чыгарга кирәк. Йөрәк ныграк тибә, аяклар тизрәк киләсе этапны үтәргә ашкына. Әле иң күңеллесе алда икән: каршыбызда – баткаклык. Кирегә юл юк, без максатка ирешергә тиеш! Җайланмаларны беркеттек тә бу киртәне дә атлап чыктык. Билгә кадәр юеш, ләкин безне берни дә туктатмый – алда тагын бер этап. Каршыбызда күптән түгел генә сокланып торган челтерәп аккан инеш. Бауларга жумар ярдәмендә «тотынып», әлеге инеш аша чыгарга һәм текә яр буена менәргә кирәк. Бар көчне туплап, бу киртәне дә артта калдырдык. Инде финишка җитәргә санаулы адымнар калып бара, хис-кичерешләрдән йөрәк тибеше ешайганнан-ешая. Кечкенә вакыттан ук үтеп чыга алмас киртәләр булмый дип өйрәткәннәр иде – бу сүзләрнең хаклыгына инде күп тапкырлар инандым. Булдырдык, монысын да үттек. Хәзер инде нәтиҗәләрне генә көтәсе калды...
Республикабызның 11 район командасы арасыннан 3нче урынга – бронза медальгә ия булдык. Әлбәттә, бу җиңүебез – командабызның бердәм, дус, ярдәмчел булуы нәтиҗәсе. 
Әлеге өч көнлек сәфәребез бик уңышлы үтте. Яңа дуслар табып, бераз тәҗрибә туплап, өйләребезгә таралдык. Без – яшьләр! Күзләребездә – очкын, йөрәкләрдә – ут-ялкын! Киләчәктә дә куйган максатларга ирешергә насыйп булсын, дип ярыштан алган тәэсирләре белән уртаклаша Иске Абдул авылыннан Лилия Минһаҗева. 

Фото Лилия Минһаҗева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев