Үтеп чыга алмастай киртәләр юк диләр – хак икән
Шушы көннәрдә Азнакай районы Алфёровка авылы җирлегендә спорт туризмы буенча Татарстан чемпионаты узды. Безнең районнан анда Виктор Белов җитәкчелегендәге команда катнашып, 11 команда арасыннан 3нче урынны алды. Командабыз составында Сосновый Бор поселогыннан Владимир Белов, Кирилл Нужин, Артём Селянин, Яңа поселогыннан Айрат Гәрәев, Айгөл Нуртдинова һәм мин – Иске Абдул авылыннан Лилия Минһаҗева булдык.