Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Таулык авылында Әфганстан ветераны Әзһәр Гыйниятуллинның туган йортында почет тактасы ачылды

Шушы көннәрдә Таулык авылы җирлегендә зур патриотик чара узды. Биредә Әфганстан җирендә утны-суны кичеп, антына тугры калып, интернациональ бурычын намус белән үтәгән герой – Гыйниятуллин Әзһәр Гыйльметдин улының туган йортында почет тактасы ачу тантанасы оештырылды.

Чарада район башкарма комитетының социаль сораулар буенча урынбасары Айсылу Галиуллина, Айбулат Якупов исемендәге “Гиндукуш” сугышчан дан музее директоры Резеда Гарипова, район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрит Гәләветдинов, Тукай районы ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева, Теләнче-Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов катнаштылар.

 

Алып баручы барлык катнашучыларны Әзһәр Гыйниятуллинның тормыш юлы белән таныштырды. 1969 елның 13нче апрелендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдин белән Асия гаиләсендә 11нче бала булып дөньяга килә ул. Башлангыч сыйныфларны авыл мәктәбендә, ә инде урта һәм югары сыйныфларны Теләнче-Тамак урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда комбайнер ярдәмчесе булып эшли. Колхоздан аны ДООСАФка шоферлар курсына укырга җибәрәләр.

1987 елның 16 маенда Әзһәр армия сафларына алына. 7 тәүлек поездда барганнан соң, аларны Төркмән-Әфган чигенә Тахта-Базар бистәсенә китереп җиткерәләр.

3 ай әзерлек курсларыннан соң, олы йөк машиналары белән Әфганстан җирлегенә МАН группаларга ягулык, кирәк-яраклар, снарядлар ташыйлар. Бик катлаулы һәм җаваплы хезмәт башкаралар.

Сугыш барган чит җирләрдә улларының хезмәт итүен белеп тору - әти-әнисе өчен зур газаплар китергәндер. Армия сафларында хезмәт иткәндә кайгылы хәбәр килә – аның әтисе Гыйльметдин ага вафат була.

1989 елның май аенда хезмәтне тәмамлап, исән-имин туган ягына әйләнеп кайта һәм туган авылында колхозда шофер, комбайнер булып эшли. Уңган-булган Яңа-Бүләк авылы кызы Диләрә белән тормыш корып җибәрәләр, 2 ул тәрбияләп үстерәләр, оныклары Зәйнәп белән Робертның кадерле, яраткан әби-бабай булып, ярдәмләшеп яшиләр.

Бүгенге көндә Әзһәр Гыйльметдин улы – эшмәкәр, шулай ук КАМАЗ дирекциясендә дә эшли. Аны бар яклап булган, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли торган тырыш кеше буларак бәялиләр. Ул һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер. Районыбызның Әфган сугышы ветераннары белән “Гиндукуш” музеен булдыруда, экспонатларны музейга кайтаруда, башлап йөрүче Айбулат Мөнировичка ярдәм итүдә -  аның өлеше бик зур. Шулай ук Әзһәр Гыйльметдинович районыбызның патриотик чараларында, җәмәгатьчелек эшләрендә дә актив катнаша.

Әзһәр Гыйльметдинович “За отличие в охране государственной границы”, “От благодарного Афганского народа”, “Воину-интернационалисту” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

 

Әзһәр Гыйльметдин улы – ватанпәрвар, батыр йөрәкле, кыю, киң күңелле асыл ир заты.

Әфганстан ветераннарының истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән мондый чаралар яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә һәм якташларыбызның батырлыгын олылауда зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев