Татарстанның берничә районында БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде
Татарстанның көнчыгыш өлешендә пилотсыз очу аппаратлары активлашу ихтималы булу сәбәпле киеренке хәл саклана. Бүген бу хактагы хәбәрләрне Зәй, Түбән Кама һәм Алабуга халкы алды.

Мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (МЧС) рәсми мобиль кушымтасы аша таратылды. Ведомство гражданнарны тынычлык сакларга, шул ук вакытта саклык чараларын күрергә чакыра: мөмкинлек булганда ябык биналарда калырга һәм тәрәзәләрдән ераграк торырга киңәш ителә.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр БПЛА һөҗүме куркынычы режимы Әлмәттә дә кертелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев