Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда М5 трассасының кайбер участокларында хәрәкәт чикләнде

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, республика аша үтүче М5 «Урал» федераль трассасында йөк машиналары һәм автобуслар өчен вакытлыча чикләүләр кертелде.

Татарстанда М5 «Урал» трассасының бер участогында автобуслар һәм йөк машиналары өчен вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Юлдагы хәлләр һәм метеорологик шартлар начараю сәбәпле, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 09.50 сәгатьтән Башкортстан Республикасы, Оренбург өлкәсе һәм Татарстан Республикасы территориясе аша үтүче М5 «Урал» автоюлында автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәте вакытлыча чикләнде», – диелә хәбәрдә.

Әлеге чикләү һава торышы яхшырганчы гамәлдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев