Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда эндокрин авырулардан Россиядәгегә караганда 2 тапкырга ешрак үләләр

ТРда эндокрин авырулардан һәм шикәр диабетыннан үлүчеләр саны илдәге күрсәткечтән ике тапкыр күбрәк.

ТРда эндокрин авырулардан һәм шикәр диабетыннан үлүчеләр саны илдәге күрсәткечтән ике тапкыр күбрәк. Шулай ук республикада соңгы 6 елда сулыш органнары авыруларыннан үлүчеләр саны артты, дип белдерде «МКДЦ» ДАССОның РМИИ(кафедра медицинской демографии Регионального медицинского исследовательского института (РМИИ) ГАУЗ «Межрегиональный клинико-диагностический центр» (МКДЦ))  медицина демографиясе кафедрасы мөдире Чулпан Илдарханова «Казанның һәм Татарстан Республикасының демографик потенциалы»төбәкара конференциясендә.

Шулай ук Татарстанда шикәр диабетыннан үлүчеләр саны ил буенча күрсәткечтән икеләтә артык, ди спикер. Моннан тыш, 2017-2023 еллар чорында сулыш органнары авыруларыннан үлүчеләр саны ике тапкырга арткан. Әмма, үсешкә карамастан, Татарстанда күрсәткеч Россия Федерациясенә караганда 38% ка түбәнрәк.

ТР һәм Россиядә вакытыннан алда үлүчеләр санының төп сәбәпләре булып кан әйләнеше системасы авырулары кала, дип йомгаклый Илдарханова. Моннан тыш, республикада хезмәткә сәләтле халык сулыш органнары авыруларыннан, йогышлы һәм паразитар авырулардан, эндокрин һәм нерв системасы патологиясеннән, шулай ук COVID-19дан үлә.

Чыганак: Бизнес-онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев