Татарстанда балаларны Кырымга җибәрү вакытлыча туктатылды
Татарстан Яшьләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Кырым хакимияте тәкъдиме нигезендә 1 сентябрьгә кадәр балаларны һәм балалар төркемнәрен Кырым Республикасы территориясендәге ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә җибәрү вакытлыча туктатылган.
Ведомство мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Татарстаннан килгән балалар Кырымдагы ике лагерьда кала, алар тулысынча кирәкле шартлар белән тәэмин ителгән — кайнар аш, эчәр су һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары бар.
Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров әйтүенчә, Кырымда ял итәргә тиеш булган балаларга альтернатив вариантлар тәкъдим ителәчәк: Краснодар краеның Кара диңгез ярында ял итү яки түләнгән акчаларны кире кайтару мөмкинлеге.
Министр шулай ук республикада оператив штаб эшләвен, вәзгыятьнең даими контрольдә тотылуын билгеләп үтте. Ата-аналар мәгълүмат алу өчен 8 (843) 292-29-19 кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.
Элегрәк Кырым башлыгы Сергей Аксенов карары белән төбәктә балалар ялы оешмалары эшчәнлеге һәм броньлау системасы 2026 елның 1 сентябренә кадәр туктатылган иде. Шулай ук «Артек» һәм «Алые паруса» балалар үзәкләренә кабул итү дә вакытлыча чикләнгән. Россия Мәгариф министрлыгында вазгыять буенча махсус штаб эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев