Бүген 25 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар явым-төшемнәр фаразламый.
Көнчыгыштан секундына 5–10 метр тизлектә җил исәчәк. Көндез республиканың кайбер районнарында җилнең тизлеге 13 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +6…+11 градус тәшкил итәчәк, республиканың көнбатышында +15 градуска кадәр җылы булуы көтелә. Көндез һава +20…+25 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Нет комментариев