Татарстанда 24 градуска кадәр җылы һәм яшенле яңгыр көтелә
Шамил Маннаповның «Болыт чабуларын җилфердәтеп, күкри-күкри җәйге яңгыр узды», - дигән сүзләре бүгенге һава торышына да туры килер, ахрысы. Синоптиклар фаразына карасак, бүген дә яңгыр явачак, яшене дә булырга мөмкин.
23 июньдә республикада аязучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Урыны белән көчле яңгыр явачак.
Төнлә республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында көчле яңгыр булуы ихтимал. Кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, көндез боз яварга мөмкин.
Җил төньяк-көнбатыштан исә, тизлеге секундына 6–11 метрга җитәчәк, урыны белән 15–18 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә һава температурасы +13..+18 градус, көндез +19..+24 градус булачак.
Н.Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев