Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан космонавты Сергей Рыжиков Халыкара космик станциядән Җиргә кайта

Җиргә төшү 10 апрельдә Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 20 минутта Казахстан территориясендә булачак. "Союз МС-02" транспорт пилотлы корабле 2 сәгать тирәсе элек Халыкара космик станциядән аерылды. Белгәнебезчә, аның бортында экипаждагылар арасында Бөгелмә космонавты Сергей Рыжиков та бар. Бу хакта "Бөгелмә газетасы" хәбәр итә. Татарстанлы белән бергә корабль бортында Халыкара...

Җиргә төшү 10 апрельдә Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 20 минутта Казахстан территориясендә булачак.

"Союз МС-02" транспорт пилотлы корабле 2 сәгать тирәсе элек Халыкара космик станциядән аерылды. Белгәнебезчә, аның бортында экипаждагылар арасында Бөгелмә космонавты Сергей Рыжиков та бар. Бу хакта "Бөгелмә газетасы" хәбәр итә.

Татарстанлы белән бергә корабль бортында Халыкара космик станциядә 49 һәм 50нче озак вакытлы экспедициядә катнашучы Роскосмос космонавтлары Андрей Борисенко һәм астронавт NASA Роберт Шейн Кимброу бар.

Искәртеп үтик, "Союз МС-02" Халыкара космик станция составында - 2016 елның 21 октябреннән. Әлеге вакыт эчендә экипаж планлаштырылган фәнни-гамәли тикшеренүләр һәм экспериментлар алып барды, Халыкара космик станция эшчәнлеген алып баруда ярдәм итте һәм йөк корабльләре китергән җиһазларны көйләү эшләрен башкарды.

Очышлар үзәге исәбе буенча, "Союз МС-02" җиргә тагын 20 минуттан - Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 20 минутта Казахстан территориясендә, Җизказган шәһәреннән 147 чакрым көнья-көнчыгышта төшеп утырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев