Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан быел 400 кунакны бер өстәл артына җыя

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итүенчә, 12 мартта Россия башкаласында «Рамазан чатыры» мәдәни-хәйрия проекты кабат кунаклар җыячак.

2026 елда кичә аерым мәгънәгә ия: чара Казанга ислам дөньясының мәдәни башкаласы дигән мактаулы исем бирелүгә багышлана. Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан әзерләнгән махсус программа республиканың бай мирасын һәм рухи кыйммәтләрен чагылдырачак.

Мәскәүнең Поклонная тавындагы мәчет янында урнашкан «чатыр»да 400дән артык кеше катнашуы көтелә. Кунаклар арасында:

  • Танылган сәясәтчеләр, дин әһелләре һәм галимнәр;

  • Россия Геройлары, махсус хәрби операция хәрбиләре һәм аларның якыннары;

  • 30дан артык илнең дипломатик миссия вәкилләре һәм илчеләр.

Татарстан вәкиллеге әлеге зур масштаблы проектны 2010 елдан бирле оештырып килә. Бу чара дини йола гына түгел, ә милләтара татулыкны һәм дуслыкны ныгыту мәйданчыгына әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев