«Татар моңы» халыкара телевизион бәйгесендә катнашырга ашыгыгыз
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетыннан редакциябез почтасына милли конкурс үткәрү буенча нигезләмә һәм чакыру килде. Яшь башкаручыларның «Татар моңы» халыкара телевизион бәйгесенең максаты - татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне татар халкының милли мәдәни мирасы белән таныштыру, яшь талантларны барлау һәм аларны үстерү. Конкурста 15тән алып 35...
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетыннан редакциябез почтасына милли конкурс үткәрү буенча нигезләмә һәм чакыру килде. Яшь башкаручыларның «Татар моңы» халыкара телевизион бәйгесенең максаты - татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне татар халкының милли мәдәни мирасы белән таныштыру, яшь талантларны барлау һәм аларны үстерү. Конкурста 15тән алып 35 яшькә хәтле татар музыкаль әсәрләрен башкаручылар, шулай ук вокал һәм инструменталь ансамбльләр катнаша ала. «Татар моңы» халыкара телевизион бәйгесенең җиңүчеләре «Соло-вокал», «Инструменталь башкару», «Вокал һәм инструменталь ансамбльләр», «Академик вокал» номинацияләре буенча бүләкләнәчәк. Моннан тыш бәйгенең Гран-при иясе, шулай ук тамашачылар мәхәббәтен яулап алган катнашучы да бүләкләнәчәк.
Конкурсның беренче этабы җибәрелгән аудио һәм видеоязмалар белән 4 ноябрьдә оештырыла. Катнашучылар тиешле заявка һәм кирәкле документларны оештыру комитетына җибәрә. Бәйгенең тулы нигезләмәсе газетабызның рәсми сайтында (tukai-rt.ru) урнаштырылган. «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының икенче һәм өченче турлары Казанда 21-25 ноябрь көннәрендә «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы аша туры эфирда күрсәтеләчәк. Җиңүчеләргә лауреат дипломнары, акчалата премияләр, истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Гала-концерт «Пирамида» күңел ачу комплексында 28 ноябрь көнне үткәреләчәк, дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев