Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташуга каршы чараны алдан күрергә кирәк

Көннәр җылыту белән язгы ташу темасы көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелеп бара. Дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин да әлеге тема буенча чыгыш ясады.

Ул район белән расланган, ташуга каршы күрелергә тиешле чаралар турында сөйләп узды. 
– 10 мартка кадәр барлык хуҗалык, оешма, авыл җирлекләре җитәкчеләренә ташуга каршы эш планнарын әзерләп, башкарма комитетка килештерү өчен тапшырырга кирәк, – дип башлады Айрат Рафак улы. – Урыннарда ташуга каршы чаралар күргәнче тәүлек буена кизү торуны оештыру, күперләрне, суүткәргеч торбаларны боздан һәм кардан чистартуны, гидротехник корылмалар территориясендә санитар чистартуны, сулыклар янында кисәтүче язулар, коймалар урнаштыруны оештыру киңәш ителә, – диде ул. 
Шулай ук авыл җирлеге башлыкларына һәм төрле оешма җитәкчеләренә подваллардан суны суыртып алу өчен бар булган җайланмаларны әзерләп куярга, юлларны кардан чистарту белән шөгыльләнүче оешмаларга транспортның юллардан өзлексез хәрәкәтен тәэмин итәргә һәм башка ташуга кагылышлы эшләрне башкарырга кушылды.
–  Айрат Рафакович, әлеге мәсьәлә буенча комиссия утырышын уздырырга кирәк. Ташу белән хәлнең ничек буласын алдан әйтеп бетереп булмый. Кар ныклап эри башласа, су күләме кинәт артачак. Моннан кала районда ел саен су басучы урыннар да бар. Алар  турында авыл җирлеге башлыклары белә, шуңа күрә, су басуны булдырмас өчен, кирәкле чараларны алдан күрергә кирәк, вакыт сузмагыз, – дип кисәтте җитәкчеләрне район башлыгы Фаил Камаев та.         

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев