Ковид беркая да китмәде
Коронавирус таралу әкренәйде, әмма ул беркая да китмәде, дип белдерде район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов. Бүгенге көндә үзәк дәваханәдә 66 кеше ковид белән авырып ята, 33 авыру кислородка тоташтырылган, ике пациент реанимациядә, 310 райондашыбыз ковидтан соң күзәтү астында.