Үзара салымыңны түлә һәм тыныч йокла
Районда үзара салым түләү чоры бара. Ул 20 мартка кадәр дәвам итә. Район хакимиятендә бу җәһәттән авыл җирлекләре башлыклары белән җитди сөйләшү булды. Үзара салым – ул авылларда төзекләндерелгән юллар, яңартылган зират коймалары, урамнардагы яки җәмәгать урыннарындагы уңайлыклар һәм башкалар.
Кыскасы, үзара салым акчасын халык үзе кирәк дип тапкан эшкә тота. Быел Тукай районы буенча 28 млн сум үзара салым акчасы җыелырга тиеш. Бүгенгә планның 19 проценты гына үтәлгән, бу 5 млн сумнан артык акча. Җирлекләрнең күпчелегендә бер кешегә уртача салым суммасы 500 сумны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев