Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләргә таныклыкларын кире кайтару өчен берничә шартны үтәргә туры киләчәк. Алар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырырга, элек салынган штрафларны түләргә тиеш. Ә кайбер очракларда медицина тикшерүен үтү дә мәҗбүри булачак. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше таныклыгын кире кайтару өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырырга һәм барлык салынган штрафларын түләргә тиеш.
Әгәр кеше исерек килеш рульгә утырган, автомобиль белән идарә итүне исерек кешегә тапшырган яки медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен таныклыгыннан мәхрүм ителгән булса, аны кире алу өчен медицина тикшерүе узу да таләп ителә.
Нет комментариев