Россиядә яшәүчеләр түләүле медицина хезмәтләре өчен салым чигерүе рәсмиләштереп, ел саен 19,5 мең сумга кадәр акчаларын кире кайтара ала. Ә кыйммәтле дәвалау очракларында компенсация күләме чыгымнарның 13 процентына кадәр җитә.

Шунысын исәпкә алырга кирәк – кире кайтарыла торган сумма кешенең шул елда түләгән керем салымы күләменнән арта алмый. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Алексей Куринный сөйләгән.
Кемнәр дәвалану чыгымнары өчен салым чигерүе рәсмиләштерә ала?
Салым чигерүен түләүле анализлар, стоматолог хезмәтләре һәм башка медицина процедуралары өчен дә алырга мөмкин. Моның өчен гариза бирүче Россиянең салым резиденты булырга һәм дәваланган елында физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләргә тиеш. Кире кайтаруны ел саен рәсмиләштерергә мөмкин, шулай ук соңгы өч ел өчен дә документлар тапшырырга була.
Әгәр медицина хезмәтләре өчен кеше үзе түгел, ә аның ата-анасы, баласы яки тормыш иптәше түләгән булса, чыгымнарны раслаучы документлар белән бергә туганлыкны раслый торган туу яки никах турында таныклык та кирәк булачак.
Салым чигерүен ничек рәсмиләштерергә?
Салым чигерүен алуның берничә юлы бар. Беренчесе — ел тәмамлангач, 3-НДФЛ декларациясен тутырып, кирәкле документларны салым инспекциясенә тапшыру. Моны шәхсән мөрәҗәгать итеп тә, документларны почта аша җибәреп тә эшләргә мөмкин.
Икенче ысул — чигерүне эш бирүче аша алу. Моның өчен башта салым органына гариза һәм тиешле документлар тапшырырга кирәк. Бу очракта хезмәт хакыннан НДФЛ тотып калу вакытлыча туктатыла, ягъни хезмәткәр күбрәк акча ала башлый.
Чигерүне рәсмиләштерүнең иң уңайлы юлларының берсе — Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинеттан файдалану. Кайбер клиникалар медицина хезмәтләре турындагы мәгълүматны салым органына үзләре җибәрә. Шуңа күрә кирәкле белешмәләрнең бер өлеше шәхси кабинетта автомат рәвештә күренергә мөмкин. Система кире кайтарыла торган сумманы үзе исәпли, ә акча, гадәттә, бер-ике ай эчендә гаризада күрсәтелгән счетка күчерелә.
Нет комментариев