Татарстанда сишәмбе көнне +23 градуска кадәр җылы булачак
Яңалыклар

Татарстанда сишәмбе көнне +23 градуска кадәр җылы булачак

13 октябрь, сишәмбе көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр фаразланмый. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә температура +5…+10 градус тәшкил итәчәк, көндез термометрның терекөмеш баганасы +18…+23 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан, секундына 4–9 метр тизлектә исәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


Нет комментариев