Шушы көннәрдә Күзкәй авылы мәчетендә Илнур хәзрәт Фәрхетдинов оештыруында олы яшьтәге авылдашлар өчен күркәм бәйрәм чарасы үтте.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булып, озак еллар колхозда намуслы хезмәт куйган Тәскирә Габделхәй кызы Хәйретдиновага 90 яшьлек юбилее уңаеннан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшыру булды.

Чара барышында авыл аксакаллары һәм өлкәннәр очрашып, үткән елларны искә алдылар, җылы мохиттә аралаштылар. Юбиляр Тәскирә апага кадер-хөрмәт күрсәтү һәм аның фидакарь хезмәтен олылау әлеге очрашуның үзәгендә торды. Министрлык бүләге аның туган җиргә керткән бәяләп бетергесез хезмәтенә югары бәя билгесе булып тора. Әлеге матур һәм җылы вакыйга турында район ветераннар һәм инвалидлар советы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева хәбәр итә.
Нет комментариев