Яңалыклар

Ковид беркая да китмәде

Коронавирус таралу әкренәйде, әмма ул беркая да китмәде, дип белдерде район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов. Бүгенге көндә үзәк дәваханәдә 66 кеше ковид белән авырып ята, 33 авыру кислородка тоташтырылган, ике пациент реанимациядә, 310 райондашыбыз ковидтан соң күзәтү астында.

Авырудан соң тирәнтен диспансеризация үтү дәвам итә. Шулай ук вакцина ясау буенча да эш тукталмый. Бигрәк тә алтмыш яшьтән узган өлкәннәргә вакцина кадатуның кирәклеге хакында табиблар җитди аңлатулар алып баралар.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев