Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәни тормыш

Тиздән язның беренче бәйрәме – халыкара хатын-кызлар көне җитә. Күркәм бәйрәмне каршылап, районда гүзәл затларны инде тәбрикли башладылар. Төрле өлкәләрдә хезмәт куючы 60 туташ һәм ханым шушы көннәрдә Галиаскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының «Сәфәр» спектаклен тамаша кылдылар. Аларга Чаллыдагы гастрольләргә билтлар бүләк ителде. Бу бүләкне район хакимияте ясады. «Спектакль безгә бик ошады, рәхәтләнеп ял иттек», – дип барлык хатын-кызлар исеменнән рәхмәтен белдерде Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова эшлекле киңәшмә барышында.

Район мәдәният бүлегеннән хәбәр итүләренчә, тиздән якташларыбыз Казанга Кәрим Тинчурин исемендәге театрга сәфәр кылырга җыеналар икән. Анда 40 кеше барыр дип көтелә. Мәдәни тормыштан тагын бер хәбәр – районның гүзәл затларын котларга җырчылар Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина Новотроицкое авылы мәдәният йортына киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев