Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әйбәт яшибез

24-25 февральдә «Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә «ТатАгроЭкспо» IV Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәнең коллегия утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2021 елда агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре буенча доклад ясады. Анда ул Тукай районының гомуми рейтингта беренче урында (2020 елда икенче урын) булуын билгеләп үтте.

Хезмәт хакы күләме буенча да Тукай районы республикада өченче урынны алып тора. 
 Марат Җәббаровның сүзләренә караганда, районның уңышы терлекчелектә, игенчелектә, башкарыла торган эшләрнең сыйфатлы уздырылуында. 
 Үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагындагы күрсәткечләргә аерым тукталганда, үткән елгы корылыкка да карамастан, тулаем продукция буенча Тукай районы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте дип ассызыклады министр. Һәм бу тармакларда үзләрен яхшы күрсәткән «Гигант», С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларны үрнәк итеп телгә алды.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев