җәмгыять

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан 470тән артык ветеран тернәкләнү узган

Ел башыннан бирле Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан 470тән артык ветеран Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгыткан. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр итә.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан 470тән артык ветеран Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгыткан.

 

Татарстанда ветераннарга бушлай тернәкләнү мөмкинлеге бар

Ветераннар үзәкләрдә бушлай дәвалана ала. Дәвалану урынына бару һәм кире кайту чыгымнары да тулысынча компенсацияләнә. Санатор-курорт дәвалануы 21 көнгә кадәр, медицина реабилитациясе 23 көнгә кадәр дәвам итә.

Әлеге мөмкинлектән медицина күрсәтмәләре булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашу чорында бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән гражданнар файдалана ала.

Медицина реабилитациясе авырулардан, җәрәхәтләрдән һәм операцияләрдән соң организм функцияләрен торгызуга юнәлдерелгән. Һәр пациент өчен табиблар аның сәламәтлек торышын исәпкә алып, шәхси тернәкләндерү программасы әзерли. Россия Социаль фонды карамагында илнең биш федераль округында урнашкан 12 заманча тернәкләндерү үзәге эшли.

Дәвалануга ничек язылырга?

Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, Социаль фондның клиентлар хезмәтләрендә яки күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин. Медицина реабилитациясе өчен 057/у формасындагы юллама, санатор-курорт дәвалануы өчен 070/у формасындагы белешмә кирәк.

– Гариза кабул ителгәннән соң, белгеч ветеран белән дәвалану өчен уңайлы датаны килештерә һәм медицина профиленә туры килгән үзәкне сайларга ярдәм итә. Дәвалануга ике атна кала шифаханә-курорт картасын рәсмиләштерү өчен терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә мәгълүматны 8 800 100 0001 телефоны аша алырга мөмкин. Бердәм контакт-үзәк тәүлек әйләнәсендә эшли, шалтырату бушлай.


Нет комментариев