Казанда 15 яшьлек үсмер идарә иткән автомобиль 35 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Алган җәрәхәтләрдән ул һәлакәт урынында ук үлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич булган. «ВАЗ-2114» автомобиле йөртүчесе юл кырыеннан барган хатын-кызны бәрдергәннән соң, машинасын калдырып, вакыйга урыныннан качкан.
Полиция хезмәткәрләре машина йөртүченең кем булуын ачыклаган. Ул 15 яшьлек мәктәп укучысы булып чыккан. Соңрак үсмер әти-әнисе белән бергә һәлакәт булган урынга кире кайткан. Алкотектор ярдәмендә үткәрелгән тикшерү аның организмында алкогольнең 0,430 мг/л күләмендә булуын күрсәткән.
Хокук сакчылары балигъ булмаган үсмергә карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгату хакында карарлар чыгарган. Алар арасында транспорт чарасын йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утыру һәм юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып китү дә бар.
Нет комментариев