12 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр көтелми, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньякка күчеп, секундына 5–10 метр тизлек белән исәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2…+7 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көньягында һәм көнчыгышында урыны белән 0…−2 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +15…+20 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев