Тукай район судында балигъ булмаган кызына алимент түләмәгән 36 яшьлек Чаллы кешесенә карата җинаять эше каралачак. Аның бурычы миллион сумнан артып киткән.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, ир-ат кызының тәрбиясе өчен алимент түләү турында суд карары чыгарылганын һәм аның үз көченә кергәнен белгән. Элегрәк ул алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булса да, тиешле нәтиҗә ясамаган.
Суд карары булуга карамастан, ир-ат кызының тәрбиясе өчен алимент түләргә ашыкмаган, югыйсә, аның моңа җитди сәбәпләре дә булмаган. Узган елның 24 октябреннән быелның июленә кадәр әлеге ир-атның алиментлар буенча бурычы 220 мең сумга җиткән. Ә июль аена гомуми бурыч күләме миллион сумнан арткан.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Тукай районы прокуратурасы җинаять эше буенча гаепләү актын раслаган. Ир-ат Россия Җинаять кодексының 157нче маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда — балигъ булмаган кызын матди тәэмин итүдән нигезсез рәвештә баш тартуда гаепләнә.
Җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.
Нет комментариев