2027 елда Татарстанда реаль хезмәт хакы быелгы күрсәткеч белән чагыштырганда 2,4 процентка артырга мөмкин. Бу хакта ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Аның сүзләренә караганда, 2027 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын 28 935 сумга кадәр күтәрүне күздә тоткан закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән.
Моннан тыш, Татарстанның социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссиясе икътисадның реаль секторында минималь хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен карауны дәвам итә. Арттырылган хезмәт хакын 2027 елның 1 гыйнварыннан билгеләү тәкъдим ителә.
Нет комментариев