Россия вузларында магистратурага кабул итү тәртибе үзгәрергә мөмкин
Мәгариф

Россия вузларында магистратурага кабул итү тәртибе үзгәрергә мөмкин

Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы магистратурага кабул итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Яңа тәртип гамәлгә керсә, абитуриентлар бер югары уку йортында биштән артык әзерлек юнәлешен сайлый алмаячак. Бу хакта РИА Новости ведомство боерыгы проектына сылтама белән хәбәр итә.

Хәзерге кагыйдәләр буенча, бер вузда гариза бирү өчен сайланган юнәлешләр санына чикләү юк. Яңа таләпләрне 2027–2028 уку елыннан башлап куллана башларга мөмкиннәр.

Элегрәк Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков югары белем бирүнең яңа моделенә күчү турында сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, уку дәвамлылыгы белгечлекнең катлаулылыгына карап дүрт елдан алты елга кадәр тәшкил итәчәк.


Нет комментариев