Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тарихны саклаган өчен бүләк

Казанда 26-28 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» дигән зур Милли җыелышы булып уза.

Форум 26 нчы август көнне ачылган иде, ә бүген М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында пленар утырыш белән тәмамланачак

Быел «Милләт җыены» яңа форматта узды. Чара кысаларында бер үк вакытта VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыелышы узды.

Форумның беренче эш көнендә үк мактаулы бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләрнең берсе Тукай районының «Гиндукуш» Сугышчан дан музее директоры Резеда Гарипова булды. Ул Халыкара конгресс берлегенең «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Бу югары бүләк – аның күпьеллык фидакарь хезмәтен һәм татар халкының тарихын, мәдәниятен саклауга керткән  өлешен тану.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев