Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шундый авылдашларым булуы белән горурланам

Мин Күктәк-Мирсәет авылында 52 ел гомер итәм. Бүген кулыма каләм алып, Яңа Бүләк авылы мәктәбенең укытучылары турында язып үтәсем килә.

Минем биш балам да әлеге мәктәптә белем алып чыктылар. Аллага шөкер, башлы-күзле булып, тормышта үз урыннарын таптылар. Хәзерге вакытта да мәктәптә узган елларын сагынып искә алалар.

Ул еллардагы коллектив та, хәзергесе дә уңган-булганнар, булсынга дип эшлиләр, балаларны аң-белемле итәр өчен бар тырышлыкларын куялар. Укытучы авырлыклар килсә дә, сабыр булырга, кеше белән яхшы мөгамәләдә калырга өйрәтә. Моннан тыш әти-әниләрне, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә шәфкатьле булырга, милләтебезгә тугрылыклы булып, телебезне сакларга кирәклеген сеңдерә. Шагыйрь Фәнис Яруллин да:

«Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез -
Сез иң күркәм кеше икәнсез»,

- дип язып калдырган. Шушы күркәм шигырь сүзләренә Яңа Бүләк авылының мәктәп директоры Сәлмән Әхмәтҗанов, укытучылар Мансур Сәгыйтдинов (хәзер җирлек башлыгы), Фәнил Нәҗметдинов кебек кешеләр бик тә туры килә.

Мәктәп директоры Сәлмән Әхмәтҗанов турында үзенә бер аерым мәкалә язарлык! Ул шушы авылда туып-үсеп, Яңа Бүләк мәктәбендә укып чыгып, анда төпле белем алып, соңыннан калага китеп югары белем алып, янәдән туган авылына кайткан мөхтәрәм кеше. Укытучылар коллективы да, күп санлы укучылар да бик хөрмәт итәләр аны. Аның эшен берничек тә бәяләп бетереп булмый. Сәлмән Әхмәтҗанов ул педагогик яктан һөнәри белемле, акыллы, сизгер, таләпчән, үткен фикерле җитәкче. Сәлмән, Мансур, Фәнил кебекләр турында ул Чын кеше, оста педагог дип әйтәләр.

Бүгенге көндә Яңа Бүләк авылы мәктәбендә укучыларга көчле укытучылар белем-тәрбия бирә. Монда мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Альбина Кыяметдинова турында әйтеп үтәсе килә. Альбина рус теле буенча халыкара олимпиадада катнашып, призер исеменә лаек булды. Аңа Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган диплом тапшырылды. Шундый дәрәҗәле дипломнар, Мактау кәгазьләре алган укучыларыбыз күп безнең Яңа Бүләк авыл җирлегендә. Шундый авылдашларым булу белән чын күңелдән горурланам мин.

Алда санап киткән укытучылар кебек педагоглар, үз һөнәрләрен яратканнар күбрәк булса иде. Ә укытучы ул - бүгенгедән киләчәккә күпер салучы. Шушы белем күперенең ныклы һәм дәвамлы булуын телим.

Әминә Хөснетдинова,
атказанган сыер савучы.
Күктәк-Мирсәет авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев