Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рекордлы 33 миллиард: Тукай районы АПК тармагында республикада беренче урында

Тукай районында 2025 елда икътисад һәм социаль өлкәләрдәге үсеш нәтиҗәләренә багышланган сессия узды. Муниципалитет республика рейтингында югары 4нче урынны яулады, ә авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Татарстанда беренчелекне саклап калды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.

Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев хәбәр иткәнчә, 2025 ел йомгаклары буенча район социаль-икътисади үсешнең республика рейтингында 4нче урынны яулаган.

Агросәнәгать комплексы төп тармак булып кала: тулаем продукция күләме 33,6 млрд сумга җиткән. Бу күрсәткеч буенча район Татарстанның АПК рейтингында 1нче урынны били һәм республиканың гомуми продукция күләменең 12 процентын тәэмин итә.

Төзелеш өлкәсендә дә уңай динамика күзәтелә: 2025 елда төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык юнәлешендә 20 программа гамәлгә ашырылган. «Газпром трансгаз Казан» ширкате белән берлектәге эшнең мөһим нәтиҗәсе булып 1206 йортка газ кертү тора. Бу исә торак фондын газлаштыру дәрәҗәсен 96 проценттан артыкка җиткерергә мөмкинлек бирде.

Юл төзелешенә аерым игътибар бирелә. Гамәлдәге программалар кысаларында җирле һәм төбәк әһәмиятендәге 123 чакрымнан артык юл тиешле халәткә китерелгән.

Камил Назмиев билгеләп үткәнчә, Тукай районының  50 еллыгын муниципалитет зур казанышлар белән каршы ала. Район икътисадның тотрыклы үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән масштаблы бурычларны тормышка ашыруны дәвам итәчәк.

Чыганак: Тукай районы мәгълүмат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев