Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Районда яшәүчеләрнең һәр алтынчысы өлкән кеше, бала тудыру яшендәгеләр аз

Районда 2017 ел башына 40522 кеше теркәлгән. Аларның 20178е ир-атлар, 20344е хатын-кызлар. 2010 елгы сан алу нәтиҗәләренә караганда үсеш 8,9 процентны тәшкил итә - ул вакытта бездә 37196 кеше теркәлгән булган. Бу саннарны район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә район статистика бүлеге башлыгы Гөлназ Шәйхуллина хәбәр итте.

Белгечләр киләсе берничә елда бала тууның тагын да кимиячәген фаразлый

2010 ел белән 2016 елгы сан алулар арасында 20-24 яшьлекләрнең, ягъни бала тудыру яшендәгеләрнең кимүе билгеле булган. Бу күрсәткеч 7,3 проценттан 5,1 процентка төшкән. Моның сәбәбен Гөлназ Равис кызы узган гасырның 90нчы елларындагы икътисади һәм социаль кризис чоры һәм шуңа бәйле рәвештә балалар тууның ким булуы белән аңлатты. Бүген нәкъ менә шул елларда туган балаларның ата-ана булу чоры. Статистика бүлеге җитәкчесе бала тудыру яшендәгеләрнең аз булуы киләсе берничә елда демографик кризиска китерергә мөмкин дип билгеләп үтте. Мәсәлән, районда бүген 19 яшьлек кызлар иң азлары икән. Алар нибары 148 кеше. Балалар тудыруны арттыру буенча кызыксындыру чаралары күрелмәсә, 2025 елга кадәр туу тагын да кими барырга мөмкин, диде статистика бүлеге башлыгы.

Аның каравы, 55-59 яшьлекләр саны 6,3 проценттан 8,9 процентка күтәрелгән. Халыкны төп өч төркемгә бүлеп караганда, хезмәт яшендәгеләр районда 54 процентны, аннан өлкәнрәкләр - 27, ул яшькә җитмәгәннәр 19 процентны тәшкил итә.

Район халкы картмы?

Хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында яшь үзенчәлекләре нинди соң? Бүген 25-54 яшьлекләрдән ирләр күбрәк, 55-59 яшьләрдә аларның саны тигезләшә, ә инде 70 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ир-атлар хатын-кызларга караганда ике тапкырга кими.

Тукайлының уртача яше 40,59ны тәшкил итә. Ир-атларда ул - 38,47, хатын-кызларда 42,68 яшь. Чагыштырып караганда, Татарстанда иң яшьләр Әлмәт шәһәрендә яши. Монда уртача күрсәткеч - 36,97 яшь, Алабугада 37,13 яшь. Югарырак күрсәткеч (43,33 яшь) Апас районында. Уртача яшьне төрле факторлар билгели. Моңа бала туу күрсәткече дә, яшәү дәвамлылыгы да, миграция дә һәм демографик кризис эзләре дә керә.

Халыкара критерийлар буенча, халыкның 7 проценты 65 яшьтән өлкәнрәк булса, бу җирлек карт булып санала. 2017 ел башына бездә бу күрсәткеч 15 процентны тәшкил итә, ягъни районда яшәүчеләрнең һәр алтынчысы өлкән кеше дигән сүз. Шунысын да әйтергә кирәк, бу яшәү дәвамлылыгы арту белән түгел, туу түбәнәю белән аңлатыла. Хезмәт яшендә булмаганнар - балалар һәм пенсионерлар районда теркәлгәннәрнең яртысын тәшкил итә.

Яшьләр бала тудыруны бишенче чиратка гына куя

Татарстан Республикасының гаилә һәм демография фәнни-эзләнү үзәге мәгълүматларына караганда, яшьләрнең тормыш кыйммәтләре шкаласында беренче урында гаилә, икенчедә - белем алу, өченчедә - карьера, дүртенче урында тораклы булу тора. Бала тудыруны алар чиратка бишенче урынга гына куя. Бөтенесе дә башта тормышын төзергә, аннары гына балалар тудырырга тели. Әлеге үзәк белдергәнчә, яшь гаиләләрнең өчтән икесе киләчәктә ике бала алып кайтуны иң яхшы вариант дип саный, бары 30 проценты гына өч яки аннан күбрәк бала тудырырга тели. Бу күрсәткеч бары тик 50 процентка җиткәндә генә бала туу күрсәткече күтәрелергә мөмкин, дип фаразлыйлар белгечләр. Әлбәттә, потенциаль ата-аналар үзләренең һәм балаларының киләчәген ышанычлы итеп күргәндә генә мондый җаваплы адымга барачак.

Н: Туганов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев