Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советының егерме алтынчы утырышы үтте

4 июньдә Тукай муниципаль район Советының егерме алтынчы утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, иҗтимагый оешмалар, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, дини конфессияләр вәкилләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 43 депутатның 38е килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров алып барды.

Беренче көн тәртибе – Тукай муниципаль районы каршында эшләүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясе эшчәнлеге турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат – законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Рима Волкова чыкты.
Икенче көн тәртибе буенча – Тукай муниципаль районында милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең, террорга һәм экстремизмга каршы көрәшнең торышы хакында район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров чыгышы тыңланды. Өстәмә доклад өчен сүз Күзкәй авыл җирлегеннән депутат – законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе урынбасары Эдуард Гәрәевка бирелде.
Утырышның өченче өлешенә Татарстан Республикасында һәм Тукай районы территориясендә 2017 елда кешенең һәм гражданинның хокукын һәм иреген яклау мәсьәләсе кертелгән иде. Чыгыш ясау өчен Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Тукай районындагы иҗтимагый ярдәмчесе Гүзәл Шакировага сүз бирелде. 
Дүртенче көн тәртибе – Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш эшләре алып бару Кагыйдәләрен раслау турында Мәләкәс авыл җирлегеннән депутат – законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Валентин Артемьевның доклады тыңланды. 
Утырышның соңгы мәсьәләсе – муниципаль милекне кире кайтармый торган рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт милегенә тапшыру турында Калмаш авыл җирлегеннән депутат – законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Равия Габдуллина чыгыш ясады. 
Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының егерме алтынчы утырышы үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев