Рашат Шәймәрданов: Авылда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру — өстенлекле юнәлешләрнең берсе
Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегендә эшлекле очрашу узды: анда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов һәм «Сбер» РГС клиент менеджерлары бүлеге башлыгы Руслан Мөхәммәдиев катнашты.
Очрашу барышында хезмәттәшлекне үстерү юллары, республика кулланучылар кооперациясе оешмаларының күчмә касса пунктлары һәм автомобиль лавкалары проектларын гамәлгә кертү мөмкинлекләре каралды.
«Хәзер бездә 14 күчмә касса пункты эшли, һәм бу сан елдан-ел арта. Алар 206 торак пунктны колачлый, билгеле график һәм маршрут буенча хәрәкәт итә. Бу стационар офислары булмаган урыннарда да банк хезмәтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә», — дип хәбәр итте Руслан Мөхәммәдиев.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру — төп өстенлекләрнең берсе. «Без 1300 торак пунктка хезмәт күрсәтәбез, һәм авыл халкының дәүләт хезмәтләреннән тулы файдалана алу мөмкинлеге бик мөһим», — диде Рашат Шәймәрданов.
Күчмә касса пунктлары — банк миниофисы кебек җиһазландырылган махсус микроавтобуслар. Анда авыл халкы коммуналь түләүләрне башкару, пенсия алу, банк картасы рәсмиләштерү, кредитка гариза бирү, вклад ачу яки тулыландыру, валюта алыштыру кебек традицион банк хезмәтләреннән файдалана ала.
Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев