Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Радмир Беляев: Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә 12 кеше һәлак булды

Түбән Камага дошман пилотсыз очкычлары һөҗүменнән соң 12 кеше һәлак булган, тагын 39 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

 

«Бу — барыбыз өчен дә зур кайгы. Түбән Кама районы халкы исеменнән һәлак булучыларның гаиләләренә чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм», — дип язды ул.

Бүген иртән Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Шәһәр башлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, һөҗүмнәр сәнәгать инфраструктурасы объектларына да, гражданлык объектларына да юнәлтелгән. Татарстанда һәлак булучылар истәлегенә матәм игълан ителде.

Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең барысына да кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Барлык хезмәтләр дә эшен дәвам итә, вәзгыять даими контрольдә тотыла.

Моңа кадәр Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Түбән Камага Республика клиник хастаханәсеннән һәм Чаллыдагы Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән күппрофильле медицина бригадалары җибәрелүен хәбәр иткән иде.

Шулай итеп, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең эшен көчәйтү өчен Чаллыдан биш бригада һәм Республика медицина һәлакәтләре үзәгеннән бер бригада җәлеп ителгән. Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтүне координацияләү өчен оператив штаб төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев