Питрәчтә кар авырлыгыннан күпфатирлы йортның түбәсе зыян күргән
Питрәч авылының Җиңүнең 65 еллыгы урамында урнашкан торак йортларның берсендә гадәттән тыш хәл теркәлгән. Түбәдә җыелган калын кар катламы конструкциянең бер өлешен җимереп төшергән.
Район администрациясенең матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, ишелгән кар массасы подъездга керү юлын бөтенләй япкан булган. Идарәче компания хезмәткәрләре юлны тиз арада чистартканнар. Бәхеткә, инцидент вакытында кешеләр зыян күрмәгән.
Район администрациясе матбугат хезмәте җитәкчесе Ләйсән Мифтахова билгеләп үткәнчә, бу хәл хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларына салкын каравы нәтиҗәсендә килеп чыккан.
«Узган атнада ук район башлыгы барлык биналарны кардан чистартырга боерык биргән иде. Шул ук вакытта социаль объектларда бу эш тулысынча башкарылды, ә менә әлеге идарәче компания йөкләмәне вакытында үтәмәгән», — дип ачыклык кертте ул.
Бүген белгечләр төркеме җимерелгән түбәне торгызу эшләренә керешергә тиеш. Районда күпфатирлы йортларның торышын тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев