Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы көн җитә

Пасха бәйрәме, язгы көн белән төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларындагы якшәмбе көнгә туры килә. Быел ул 19 апрельдә була.

Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Православие дине өйрәтүләре буенча, Иисус үз ирке белән үзенә газап һәм җәфалы үлем алып, шуның белән кешеләрнең җазыкларын үзе җолып ала. Олы көнгә каршы төн – бөтенләй үзгә, серле, язгы төннәрнең берсе. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың дигән сүз.
Бәйрәмгә кадәр 7 атна ураза тоталар. Пасхага кадәр өй юыла, йорт тирәләре тазартыла. Олы көнгә каршы кичтә, мунча кереп чыккач, күпләп күкәй маныла. Хуҗа хатыннар иртәнгә кадәр тәм-том өлгертә, әче һәм төчегә басылган камырлардан кулич, пилмән, шишара һәм башкаларны пешерә.
Иртән балалар, өйдән-өйгә кереп, йомырка җыя башлыйлар. Ишектән керүгә алар: «Христос терелеп торган!» – диләр. Хуҗалар: «Чынлап терелеп торган!» – дип җавап кайтаралар һәм бүләккә кызыл төстәге йомырка бирәләр. Өйгә иң беренче кергән баланы бусагага яки каз оясына утыртып черләткәннәр. «Чер-чер» килеп, каз бәбкәләрегез, чебиләрегез күп булсын, дип теләкләр әйткәннәр. Бу гадәт авыл саен булган.
Ә быел Пасха бәйрәме – Олы көн ничек үтәр?
Татарстан митрополиты Феофан һәм керәшеннәрнең Тихвин чиркәве настоятеле Алексей Колчерин әлеге сорауга болай диләр: Без Казан һәм Татарстан митроплиты Феофан карарына таянабыз. Алар, үз чиратында, ил һәм республика җитәкчелеге караларына җавап бирә. Без прихожаннарны үзизоляциядә калырга чакырабыз», – диде Казандагы керәшеннәрнең Тихвин чиркәве настоятеле Алексей Колчерин. 
Митрополит Феофан Бизнес-Онлайн басмасына биргән интервьюсында: «Бүгенге көндә Алла белән нинди мөнәсәбәттә булуыбызны уйларга кирәк. Шуннан чыгып, Алла безгә хәбәр итәр: өйдә калдырыр яки иман йортларына китерәчәк. Шуның өчен, Пасхага кадәр, 19 апрельгә кадәр көтәргә кирәк. Аз сандагы священниклар белән крестный ход булыр. Бүгенге көн хәлләренә без җаваплы карарга тиеш», – диде ул.

/ фото Дмитрий Половниковтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев