Эпидемия вакытында ничек тукланырга?
Коронавирус дөнья халкында паника тудырды. Шул сәбәпле күпчелек кеше кибетләргә азык-төлек сатып алырга йөгерде, ризыкның һәм әйбернең кирәген дә, кирәкмәгәнен дә күпләп җыйды. Кибет киштәләре тиешле товарлар белән тулыландырылып торганга күрә, халык тынычланды сыман. Карантин вакытында 2-3 атна буе бер кешене (якынча) азык-төлек белән тәэмин итүнең исемлеген кул астында тотсагыз һәм шул юнәлештә эшләсәгез, исрафтан сакланырсыз дип иң кирәкле ризыклар исемлеген тәкъдим итәбез.