Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл бүген ничек яши?

Үзизоляция режимы игълан ителгәннән соң тормыш тамырдан үзгәрде. Дөньяда барган вазгыятьне искә алып, кагыйдәләр, контроль көннән-көн катгыйлана. Авыл халкы бу кабул итү өчен авыр булган шартларга ничек яраклашты? Бу сорауга җавапны Иске Дөреш җирлегендә эзләдек.

Биш торак пунктын бер-ләштерүче Иске Дөреш җирлегендә барлыгы 670 кеше теркәлгән. Җирлек башлыгы Равис Дусадбеков сүзләренчә, хәзер бу сан күпкә артык – шәһәрдән укучы балалар кайткан. Ә төп авыл халкы, нигездә, өлкән яшьтәгеләр һәм пенсионерлар.

Иң мөһиме – аңлау

Бу чорда җирлек башкарма комитетының төп бурычы – халык арасында аңлату эшләре алып бару, ди Равис Дусадбеков. Авыл кешеләре өчен WatsApp кушымтасында төркем булдырылган. Бирегә коронавирус инфекциясе белән бәйле яңалыкларны урнаштырып торалар. Шулай ук, файдалы мәгълүматлы листовкалар таратылган, бюджет тармагында эшләүчеләр һәрбер гаиләгә йөреп аңлату эшләре алып барган. 

Урамнар буш

Авыл халкы үзизоляциянең мөһимлеген аңлый. Урамда кеше юк. Үз эшчәнлеген туктатмаган оешмаларга – кибет, почта бүлеге, фельдшер-акушерлык пунктына – берән-сәрән баручылар бар.
– Башта кызык итеп кабул иттеләр, җитди карамадылар. Әле 1 апрельдә генә урамда балалар уйнап йөри иде. Әмма тора-бара һәркем үз сәламәтлеген, гомерен кайгыртырга тиешлеген аңлады. Ата-аналар балаларын чыгармый, үзләре дә өйдә утыра. Хәзер битлек кими йөрүчене очратып булмый, – дип сөйли җирлек башлыгы.

Кибет – авыл үзәге

Кибетләр ишегенәаңлату такталары урнаштырылган. Сатучы битлектән һәм перчаткадан. Сатып алучылар арасында социаль дистанция саклауны истә тотып, бина эчендә 1,5 метр аралы билгеләр куелган. Продуктларның өсте ябулы. Кибетләрдә азык-төлеккә кытлык юк. Кибет эче көнгә 5 тапкыр дезинфекцияләнә.
– Авыл халкы тыңлаучан, – ди сатучы Рәмзия Шәехова. – Куркынычсызлык чараларын күрмичә керүче юк. Кагыйдәләргә дә бик тиз күнектеләр. 

Почта бүлеге гадәттәгечә эшли

Бүлек башлыгы Валентина Шәйдуллина сүзләренчә, пенсия вакытында килә, вакытлы матбугат та тоткарлыксыз таратыла, өлкән яшьтәгеләрдән түләү кәгазьләре җыеп алына. Почта бүлегендә ике кешене очраттык. Фәүзия Габсаматова һәм Гөлчәчәк Хәлиуллина торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләргә килгәннәр. «Бер атнадан артык ихатадан чыкмадык. Бурыч җыеп ятмыйк, мөмкинлек булганда, түләп калыйк дип килдек», – ди алар. 

ФАП хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе элемтәдә

Пункт ишекләре иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр ачык, алар төшке ашка да ябылмый. Биредә эшләүче Роза Закирова һәм Алия Миңнәхмәтова тәүлекнең теләсә-кайсы сәгатендә ярдәмгә килергә әзер. 
– Көн дәвамында йортлар буенча, урында ятучыларны, яңа туган балаларны йөреп чыгабыз. Шул ук вакытта аңлату эшләре алып барабыз, кагыйдәләрнең үтәлешен күзәтәбез. Авыл кешесе әкренләп күнегә, өйдә генә утыру нормага әверелеп килә. Сәламәтлектән дә кадерлерәк нәрсә юк. Аллаһка шөкер, тын юллары, үпкә авырулы кешеләр юк. Аз гына шик булса да, контрольгә алабыз, – дип шөкер итә фельдшерлар.

Волонтерлар ял итми

65 яшьтән узган өлкәннәргә урамга чыгу тыелган. Андый ярдәмгә мохтаҗлар өчен җирлектә волонтерлар төркеме эшли. Бу төркемгә социаль хезмәткәрләр, почтальон, бюджет тармагында эшләүчеләр кергән. Алар велосипедта йөри.
– Авыл халкы бер-бер-сенең кадерен белеп яши. Кем-кемгә ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә. Шәһәргә баручы булса, дарулар алырга заказ туплап җибәрәбез. Бер кешенең дә каршы килгәне юк, – ди Р. Дусадбеков..
Бүген Иске Дөреш авылының мәдәният йортында битлекләр тегү эше җайланган. Мәдәният йорты директоры Янирә Әминова 200 дән артык битлек әзерләгән. Битлекләр бу авыр чорда да үз эшен туктатмаучылар өчен. 
Үзизоляция режимын бозучыларны җирлек башлыгы контрольдә тота. Шулай ук, күзәтчелек органнары тарафыннан рейдлар уздырыла. Кагыйдә бозучыларга штраф янаганын халык белә.
Авыл халкы да уяу, бер-берсен күзәтәләр. Чит кешеләргә игътибар аеруча көчле. Авылга ят кеше керсә, хәбәр бирәләр, андыйлар күз уңыннан читтә кала алмый.

Үзизоляция – бакчада

Хәзер бакчаларда, ишек алларында эшнең кызган чагы. Авыл кешесе көн дәвамында тырма, себеркесен кулыннан тө-шерми. «Туфрак әзерлисе, үсентеләрне барлыйсы бар. Корыган агач-ботаклардан арынырга, тырмаларга кирәк. Бу эшләрне берничек тә калдырып булмый. Кризис чорында үзебезне, гаиләбезне туйдырыр өчен быел ныграк тырышырга кирәк», – дигән фикердә хуҗабикә Фәүзия Габсаматова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев