Миграция турындагы законнарны бозу фактлары буенча район Эчке эшләр бүлегендә 4 җинаять эше кузгатылган.
Әйтергә кирәк, соңгы вакытта бу юнәлешкә хокук саклаучылар тарафыннан аерата зур игътибар бирелә. Мисал өчен, полиция хезмәткәрләренә Чаллыда яшәүче, Әҗмәкәй авылында шәхси йорт тотучы 37 яшьлек ир-ат эләккән. Ул мигрантларны эшкә урнаштыру буенча ялган килешүләр төзегән һәм мәгълүматны тиешле инстанцияләргә юллаган.
Нет комментариев