Киләчәгебез, ил язмышы педагоглар, укытучылар эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле
Педагогларның август конференциясе
Район мәгариф хезмәткәрләренең Башкарма комитет һәм район Советы исеменнән «Бүгенге мәгарифтә өстенлекле кыйммәтләр» темасына багышланган август киңәшмәсендә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар, Тукай район советы аппарат җитәкчесе Айрат Габдуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов, район мәгариф идарәсе башлыгы Эльмира Низамиева катнашты һәм чыгыш ясады.
Киңәшмәнең эшлекле өлеше башланганчы педагоглар, килгән кунаклар район җирлегендә эшләп килүче белем бирү учаклары тарафыннан оештырылган бай эчтәлекле күргәзмәне карадылар.
Конференциядә катнашучылар игътибарына тәкъдим ителгән экрандагы кинокадрлар хөрмәтле укытучылар, тәрбияче-педагоглар, фән олипиадаларында җиңү яулаган, спорт өлкәсендә, мәдәният буенча бәйгеләрдә призлы урыннар алган укучыларның казанышларына багышланган иде. Киңәшмәнең мәдәни өлешендә укучылар педагогларга карата күңелләрендә булган рәхмәт хисләрен зур мәгънәгә ия җыр-моң, шигырь аша ирештерделәр. Аннары Россия һәм Татарстан дәүләт гимннарын аягүрә басып тыңладык.
Район мәгариф идарәсе башлыгы Эльмира Низамиева җирлегебездәге мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрендә, төп һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә ирешелгән уңышлар турында сөйләде, 2024-2025 нче уку елына йомгак ясады. Яңа уку елында мәгариф хезмәткәрләре алдында торган төп бурычлар, кичекмәстән чишелергә тиешле проблемалар һәм аларны хәл итү юлларына тукталды.
«Әгәр дә без чирек гасыр алга багып карасак кемнәрне күрер идек? Галимнәр, инженерлар, рәссамнар, эшкуарларны... Алар бүгенге көндә мәктәптә – парта артында утыра. Балаларны ни дәрәҗәдә фикерләргә, иҗат итәргә, тормышта килеп туган төрле проблемаларны уңай хәл итәргә өйрәтүебез аларның шәхси тормышында зур әһәмияткә ия булу белән беррәттән ил, Ватан язмышы белән бәйле. Киләчәгебезнең үсеш дәрәҗәсе, ил язмышы педагогларның эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле дип әйтәсем килә. Бәхетле тормыш өчен балаларга яхшы сыйфатлы тәрбия, югары дәрәҗәдә белем бирергә тиешбез. Бу җаваплы вазыйфаны үз эшенә чын күңелдән бирелгән профессионал гына җиренә җиткереп башкара ала. Район мәгариф системасында шундый сыйфатларга ия булган мөгаллимнәр күпчелекне тәшкил итә. Укучылар район, төбәк, республика буенча уздырылган фән олимпиадаларында катнашып призлы урыннар яулыйлар. Укытучылар, тәрбиячеләр үзләре төрле дәрәҗәдәге бәйге-конкурсларда катнашып район данын яклыйлар. Үз эшенең чын остасы булган педагог-укытучылар эш тәҗрибәләре белән теләп уртаклашалар. Замана таләпләренә җавап бирүче, ватанпарвәр, ягъни туган илен һәм халкын сөюче, хезмәт яратучы балалар тәрбияләү – төп таләпләрнең берсе.
Яңа уку елында районыбызда 43 белем һәм тәрбия бирү учреждениесе эшләячәк. Шул исәптән: 19 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү, 8 мәктәпкә әзерлек төркеме, 17 урта һәм 5 төп белем бирү мәктәпләре, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен Теләнче Тамакта мәктәп-интернат, бер мәктәптән тыш эшләр үзәге район җирлегендә яшәүче балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен тулысынча әзер.
Быелгы уку елында 4976 укучы парта артына утырачак, шуның 520се – беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Укучыларга барлыгы 426 укытучы белем һәм тәрбия бирәчәк. Балалар бакчасында 164 тәрбияче-педагог хезмәт куячак. Шунысын да әйтергә кирәк, 30 маршрут буенча район җирлегендә эшләүче 18 мәктәпкә 1800 баланы мәктәп автобусы белән йөртәчәкбез», – диде һәм укыту-тәрбия эшендә зур уңышларга ирешкән мөгаллимнәрне исемләп әйтте, БДИ бирүдә зур балларга ирешкән мәктәпләрне атады.
Тукай район советы аппараты җитәкчесе Айрат Габдуллин районыбызда мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре, мәктәпләрне ремонтлау, яңаларын ачу буенча зур эшләр башкарылуына тукталды: «Балаларга тиешле дәрәҗәдә белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында районыбызда бик күп эш башкарылды һәм ул бүгенге көндә дә дәвам итә. Шушы уңайдан Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга, район җитәкчелегенә мәгариф өлкәсенә ихтирамлы һәм игътибарлы булулары, киләчәк буынны кайгыртулары өчен ихластан рәхмәт», – диде һәм барлык педагогларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләде, авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар теләде.
Кенәз гомумбелем бирү мәктәбе директоры Наталья Мамаева профильле белем бирү, Яңа поселогы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Хәйдәрова һөнәр сайлау – шәхесне социальләштерү этабы, Иске Җирекле авылы балалар бакчасы мөдире вазыйфасын башкаручы Елена Шмелева тәрбиядә өстенлекле юнәлешләр буенча чыгыш ясады. Район туган тел ассоциациясе җитәкчесе Резеда Мәүҗүтованың милли үзаң тәрбияләүгә кагылышлы чыгышын конференциядә катнашучылар аеруча җылы кабул итте.
Тукайлылар мәгарифтә алдынгылар сафында!
ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов республикабызда мәгариф өлкәсендә нәтиҗәлелекне күтәрү, педагогларның эш шартларын яхшырту, укучыларга белем бирүне замана таләпләренә туры килерлек итеп оештыру өчен хөкүмәтебез тарафыннан кабул ителгән мөһим дәүләт программалары буенча башкарылган эшләргә кыскача тукталды һәм яңаларын кабул итү турында зур горурлык хисләре белән белдерде. Быелгы уку елында яшь кадрларны мәгариф өлкәсенә эшкә җәлеп итү, педагог һөнәренең абруен күтәрүгә карата республикабызда кабул ителгән чаралар турында тәфсилләп сөйләде. Педагогларга, укытучыларга «кәгазь боткасы»н сизелерлек күләмдә киметү буенча тиешле карарлар кабул ителүенә басым ясады.
Быелгы уку елында БДИ нәтиҗәләре буенча районыбызның республика күрсәткечләреннән югары булуын ассызыклады һәм укытучыларга рәхмәтен белдерде. Бу нәтиҗәне саклау, тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү өчен педагогик коллективларга эш фронтының зур булуын искәртте. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә педагогларга төпле киңәшләрен биреп ул болай диде: «Балага һөнәр сайлауда этәргеч булсын өчен профильле класслар ачу – көнүзәк мәсьәлә. Сәләтле балаларны барлау һәм аларны үстерү юнәлешендә иҗтиһад итүегез сорала. Туган телдә укытуның мөһимлеге хакында ата-аналар белән тиешенчә эш алып барганда гына уңышка ирешәчәксез. Изге максатларыгызга ирешү юлында сезгә уңышлар юлдаш булсын. Илләр-көннәр тыныч булып рәхәтләнеп эшләргә язсын!» – диде.
Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендә уңышларга ирешкән мәктәпләр, педагоглар, тәрбиячеләр, ветеран укытучыларга тантаналы төстә хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Яшь белгечләр – педагогларны район укытучылар, тәрбиячеләр сафына кабул итү, аларны бүләкләү аеруча җылы шартларда узды.
Шунысы сөенечле, мәгариф өлкәсендә тырыш хезмәт куйган ветераннар – күп еллар мәктәп директоры, балалар бакчасы мөдире булып эшләгән педагогларга чәчәк гөлләмәләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев