Яңалыклар

Кем күпме сөт сава?

Бүгенге көнгә районда тулаем тәүлеклек савым 96 тоннаны тәшкил итә. Бу – бер сыерга уртача 18,1 килограмм. Гомуми күрсәткеч узган елга караганда 6 тоннага артыграк.

Тулаем савымны арттыру өстендә Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе, «Ирек» ҖК эшлиләр, узган атнада «Парадиз» ТЧҖдә арту күзәтелде, «Гигант» узган елгы күрсәткечне саклый, ә калган хуҗалыклар әлегә арту сизелми, дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов атналык киңәшмәдә. 
 


Нет комментариев