Казандагы күпкатлы йортта газ шартлау сәбәпле бер кеше һәлак булган
Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ачык янгын 7 нче каттагы фатирныж балконында була, янгын мәйданы 5 кв.метр. Урында бер ир-атның гәүдәсе табылган», - диелә хәбәрдә. Вакыйга Казан шәһәрнең Авиатөзелеш районында күпкатлы йортның җиденче катындагы фатирларның берсендә булган. «КП-Казан» хәбәр иткәнчә, шаһитлар янгын алдыннан булган көчле шартлау турында хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәл урынында ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшлщгщн, килеп чыккан факт буенча прокуратура тарафыннан тикшерү оештырылган. Булган хәлнең нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана.
ФОТО: МЧС России
Чыганак: Комсомолская Правда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев