Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр

Чарада Тукай районыннан 31 ел бергә гомер иткән Вәлиевлар гаиләсе катнашты.

Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлзадә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чара гаилә юбилярларын, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен һәм лаеклы гражданнар тәрбияләгән күпбалалы ата-аналарны хөрмәтләүгә багышланган иде.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап: «Гаилә - көчле илнең нигезе. Ватанны саклаучылар елында балаларны геройлар үрнәгендә тәрбияләү, күпмилләтле илебезнең традицион кыйммәтләрен трансляцияләү аеруча мөһим».

Чарада Тукай районыннан 31 ел бергә гомер иткән Вәлиевлар гаиләсе катнашты. Дамир Шамилевич һәм Лилия Валерьевна – чын хисләр елдан-ел ныгый барган гаилә үрнәге. Икесе дә Республиканың һәм федераль дәрәҗәдәге мактаулы бүләкләре белән бүләкләнгән хөрмәтле профессионаллар.

Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, агымдагы елда социаль ярдәмнең яңа чаралары кертелә. Бу күп балалы гаиләләрдәге балаларны һөнәри белем бирү оешмаларында укыту бәясенең 30 процент компенсациясе, йөклелек буенча учетка куелганда көндезге уку формасындагы студент кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр һ. б. Әлеге чаралар «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев